Мәгариф яңалыклары
2019 2018
2017 2016
2015 2014 2013
2012
2011 2010
|
Яңа ел белән, дуслар! |
18.12.2012
Т
әкъдимнәрнең 90 проценты хупланган
РФ
“Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы
узды. Соңгы вакытта, беренче укылыштан соң тәкъдим
ителгән төзәтмәләрнең күбесе исәпкә алынмаган икән,
дигән сүзләр ишетелә башлады. Бу чыннан да шулаймы соң? Чыганак:
http:/matbugat.ru
/
|
04.12.2012 Информатика
көне.
1948 нче
елның 4 нче декабрь көне Россия информатикасының туган
көне булып исәпләнә |
25 ноябрьдә
Казан (Идел буе) федераль университетында Казанның 5-7
сыйныф укучылары арасында оештырыла торган
Н.И.Лобачевский исемендәге “Математика бәйрәме” турниры
узачак.
Бишенче
мәртәбә оештырылучы турнирда конкурсантларга мәсьәләләр,
башваткычлар, математик уеннар һәм математик алымнар
кулланып эшләнә торган башка биремнәрне чишәргә кирәк
булачак.
Тапкыр һәм
зирәкләрнең белем дәрәҗәсен КФУ студентлары һәм
мөгаллимнәре, Лобачевский исемендәге лицей, Казан
мәктәпләре укытучылары тикшерәчәк. Конкурсантлар 3
лигага бүленә: 5 сыйныф - “Акыллылар” , 6 сыйныф - “Интеллектуаллар”,
7 сыйныф - “Эрудитлар”.
Турнирның
төп максаты – шәһәрнең иң зирәк, акыллы укучыларын
барлау, мәктәп укучыларының математика фәннәренә
игътибарын арттыру, аларны кызыксындыру.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
Яхшы
белем бирмәгән вузлар ябылырга тиеш. Илнең мәгариф
һәм фән министры Дмитрий Ливанов әнә шундый фикердә.
Аның сүзләренә караганда, югары уку йортларындагы
ришвәтчелек һәм күчереп язу очракларына каршы җитди
көрәш алып барырга кирәк.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
Google
ширкәтенең Русиядәге вәкиллеге мәктәп укучылары өчен
«Google өчен дудл» дип аталган бәйге оештыра.
Бәйгенең икенче турына 30 рәсем чыкты. Алар арасында
татар милли бизәкле "дудл" да бар.
Нәрсә
соң ул - дудл?
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
16.11.2012
Яхшы белем бирмәгән вузлар
ябылырга тиеш. Илнең мәгариф һәм фән министры
Дмитрий Ливанов әнә шундый фикердә. Аның сүзләренә
караганда, югары уку йортларындагы ришвәтчелек һәм
күчереп язу очракларына каршы җитди көрәш алып
барырга кирәк. Россия Иҗтимагый Палата вәкилләре исә
“өчле”гә укыган балаларны вузга, гомумән, кертмәскә
тәкъдим итә...Чыганак:
http://mon.tatarstan.ru/tat/
|
14.11.2012
Ел тәмамланырга берничә ай калганда төзелеш
тармагында “урак өсте” башлана. Бу өлкә өчен җаваплы
җитәкчеләр Президент алдында хисап тотып, эшнең уңай
барганын исбатларга тырыша...
Чыганак:
http://mon.tatarstan.ru/tat/
|
07.11.2012
Татарстанның атказанган
укытучысы Фәнил Таймасов Мәскәүдә җиңү яулады
Бу көннәрдә Мәскәүнең
өзлексез математик белем бирү үзәге тарафыннан
математика укытучылары арасында үткәрелгән IX
Бөтенроссия иҗат бәйгесенә йомгак ясалды, анда
Зәйнең Кече академия педагогы, Татарстанның
атказанган укытучысы Фәнил Хәниф улы Таймасов җиңүче
булды.
Чыганак: http:/belem.ru |
31.10.2012 Арттырырга
ярамый киметергә
Бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә тагын үзгәреш җилләре
исә башлады. Хәер, ул җилләрнең тынып торганы да юк.
Имтихан биремнәрен төзү өчен җаваплы кешеләрнең сүзе бер
– «БДИ катлауланмый, ә камилләшә». Тегесен өстәп,
монысын алып атып, шул камилләшүгә таба барабыз инде. «Рособрнадзор»
кертергә җыенган үзгәрешләргә күз салгач, куелган
максатка барып җитәргә тагын бер зу-ур гына адым ясалган
икән дип уйлап куясың.
Чыганак:
http://www.matbugat.ru/ |
21.10.2012
Балаларга кадәр ата-ананы тәрбияләү кирәк
Россиядә хәзер балаларны алар өчен зыянлы
мәгълүматтан саклау турындагы федераль закон тулы
көченә эшли. Тик закон кабул итеп кенә балаларны
тирә-юньнең начар тәэсиреннән саклап калып булырмы? ... Чыганак: http:/belem.ru
|
14.10.2012
Интернет челтәрендә яңа "Белем җәүһәрләре"!
"Белем
җәүһәрләре" бөтендөнья файдалы интернет-проектлар
бәйгесе инде өч ел дәвамында татар интернетының
җәүһәрләрен билгеләп килә. Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү
тантанасы быел 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрында оештырылды. Җиңүчеләрне
тәбрикләргә тантанага 100 гә якын кеше килгән иде.
Җиңүчеләрне
бүләкләү тантанасына финалистлар һәм жюри әгъзалары гына
түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган
интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән
дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре,
танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре
укытучылары, журналистлар бар иде.
Тантана
"Московский" мәдәният һәм спорт үзәгенең Наталья
Маряхина җитәкчелегендәге "Смайлик" балалар бию студиясе
биюе белән башланып китте
тулырак >> Чыганак: http:/belem.ru |
04.10.2012
Хөрмәтле
коллегалар!
Сезне Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.
Гаиләләрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын. |
|
Информатика буенча Бердәм дәүләт имтиханы компьютер
ярдәмендә узачак, чит телдән имтиханының бер өлешен
телдән дә бирергә туры киләчәк. Ә Бердәм дәүләт
имтиханы үзе мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында
түгел, ә бәйсез экспертлар базасында узачак.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
23.09.2012
Жюри эшкә кереште
Узган атнада "Белем
җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең
оештыру комитеты 50 гә якын белгеч белән элемтәгә
чыкты һәм аларга бәйгенең Татнет экспертлары
берләшмәсенә чакыру юллады.
Алар
арасында программистлар һәм дизайнерлар белән
беррәттән мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре,
журналистлар һәм дәүләт эшлеклеләре бар.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
20.09.2012
КАИның яңа җитәкчесе - элеккеге мәгариф министры
Альберт Гыйльметдинов
Бүген Татарстанның
мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов А.Н.Туполев
исемендәге Казан милли тикшеренү техника
университеты ректоры вазифасын башкаручы итеп
билгеләнде.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
19.09.2012
Киләсе елларда авыл мәктәпләре өчен билгеләнгән
нормативлар юкка чыгарга мөмкин
Киләсе елларда авыл
мәктәпләре өчен билгеләнгән нормативлар юкка
чыгарга мөмкин. Бу хакта РФ Дәүләт Думасы
депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте. Узган
уку елында газетабыз үткәргән “Авыл мәктәплеме?”
акциясе кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчеләре:
“Авыл җирендә нормативны тормышка ашыру бик авыр”,
– дип моң-зарларын белдергән иде.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
15.09.2012
III Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар
бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнде
"Белем
җәүһәрләре" бәйгесен ел дәвамында күзәтеп барган
хөрмәтле сайт авторлары һәм сайт кунаклары! Менә III
Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар
бәйгесенә гаризалар кабул итү дә төгәлләнде.
Якындагы ике атна дәвамында бәйгегә кабул ителгән
эшләр белән Жюри әгъзалары танышып чыгачак.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
06.09.2012
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар
саны билгеле булды РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә
күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29
августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән,
бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче
тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның
барлык предметлары буенча минималь баллар саны
билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе
ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар
түбәндәгечә.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
03.09.2012
Әйләнә китап мәктәпләр буйлап
.Яңа уку елында
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итүнең яңа ысулын
тапкан. “Электрон мәгариф” системасында “Дәреслекләрнең
электрон фонды” бүлеген булдырып, китапханәләрдә 600 мең
уку әсбабының тузан җыеп ятуын ачыклаган. Әлеге
дәреслекләр китапка кытлык кичерүче белем бирү
учреждениеләренә тапшырылачак.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
01.09.2012 Белем көне белән !
|
21.08.2012 Татарстанда,
яңа уку елы башлану уңаеннан, берьюлы ике операция
уздырыла
Татарстанда яңа уку елы башланыр алдыннан, 20
августтан 20 сентябрьга кадәр, “Игътибар - балалар!”
һәм, параллель рәвештә, “Автобус” операцияләре
уздырыла.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
|
Онлайн
режимда татар телен өйрәнү мөмкинлекләре елдан-ел арта
бара. Интернет челтәрендә беренче мондый мөмкинлекне
Казан шәһәре мәгълүмати-диагностик үзәге булдырырга
тырышкан иде.
http://tatar.org.ru/index.php?lang=tt
адресы буенча кереп әле бүген дә күп кенә электрон
дәреслекләрдән файдаланырга була.Икенче зур адымны Казан
шәһәренең 19 нчы гимназиясе ясады.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
01.08.2012Яңа
мәгариф законыннан ни көтәргә?
Елъярымга сузылган фикерләшүдән
соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият
тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт
Думасы каравына кертеләчәк. Әмма белгечләр фикеренчә,
документны камилләштерү юнәлешендәге эш әле
тәмамланмаган. Хәзер дискуссияләр парламент дәрәҗәсендә
дәвам итәр дип көтелә.
Чыганак:
http://www.matbugat.ru/ |
27.07.2012.
БДИда кабат үзгәрешләр
көтелә Россия
Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә,
бердәм дәүләт имтиханнарына тагын үзгәрешләр
кертеләчәк. Дәүләт сынаулары катлаулыгы ягыннан
ике баскычка - базалы һәм профильлегә бүленәчәк.
.. Чыганак: http:/belem.ru
|
07.07.2012. Бүген
Татарстанда БДИның өстәмә этабы башлана. Имтиханның
өстәмә этабын БҺБ (башлангыч һөнәри беле бирү) һәм
УҺБ (урта һөнәри белем бирү) учреждениеләрен
тәмамлаучылар, шулай ук үткән елларның чыгарылыш
сыйныф укучылары тапшыра ала.
Бүген
рус теле, химия, информатика һәм ИКТ буенча БДИ
тапшыра алалар. Тапшырылырга тиешле рус теле һәм
математика фәннәре буенча имтиханнарга 560 һәм 450
кеше килде.
Бүген
Татарстанда 6 имтихан алу пункты ачык була.
...Чыганак: http:/belem.ru
|
25.06.2012.
Соңгы елларда
мәгариф өлкәсе саллы үзгәрешләр кичерде. Белем бирү
учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз
җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Хәзерге
шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
18.06.2012. "Аттестатлар
тапшыру" ("Выдача аттестатов") программасы
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру"
җәмгыяте 2011 елда Татарстан Республикасы мәктәпләре
өчен "Аттестатлар тапшыру" ("Выдача аттестатов")
программ модулен әзерләгән иде. Узган ел Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да аны
республика мәктәпләренә тарату өчен сатып алды һәм
тәкъдим итте.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
09.06.2012.
9 нчы
класс укучыларының информатика һәм
физика буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
Чыганак:http://www.rcmko.org/ |
02.06.2012
Авыл укытучысы Ирландиягә бара
Соңгы көннәрдә Фейсбуктагы
татарларны бер уй, уртак максат берләштерде: барысы да
Мөслим мәктәбе мөгаллиме Эльвира Зарипованың инглиз теле
укытучылары арасында узган бәйгедә җиңүе өчен көч
куйдылар.
Чыганак:
http://www.matbugat.ru/ |
01.06.2012
9 нчы
класс укучылары физика һәм
информатика буенча яңа формадагы БДИ бирделәр. |
Интернет
челтәрендә инде бер ай чамасы “Тавыш биреп татар
кешесенә ярдәм итик!” акциясе бара. Әлеге акция
Бөекбританиянең Россиядәге “Macmillan-Russia” нәшрияты
оештырган "Teach Global Think Local" россиякүләм
бәйгесендә катнашып финалга узган якташыбыз Зарипова
Эльвира Мансур кызын яклап үткәрелә. Зарипова Эльвира
Мансур кызы - Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында
яши, мәктәптә эшли торган гап-гади укытучы.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
25.05.2012
Хөрмәтле
коллегалар!
Сезне "Соңгы
кыңгырау" бәйрәме белән чын
күңелдән котлыйм.
|
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә
|
Ашыгабыз һаман ашыгабыз
Ни көткәнен белми һичкем дә -
Сезнең юллар вакыт кулында гел,
Сезнең юллар язмыш иркендә.
Хәерле юл, сезгә, укучылар! |
|
01.05.2012
Хөрмәтле
коллегалар, сайтны
кулланучылар!
Сезне
барыгызны да
иң матур
бәйрәмнәребезнең
берсе – Яз һәм
Хезмәт бәйрәме
белән котлыйм! 1
Май бөтен
кешелек дөньясы
өчен элеккеге
кебек үк хезмәт
ияләре бәйрәме,
хезмәт, тынычлык,
үзара татулык
бәйрәме булып
кала. Илләр
тыныч булсын! Сәламәтлек һәм
бәхет-шатлык
белән тулы
көннәр, байлык
һәм күңел
тынычлыгы сезне
читләтеп
үтмәсен.
Хыялларыгызның
һәр барчасы
тормышка ашсын,
бәхетләрегез
ташып торсын! |
24.04.2012
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктларында
укучылар саны 15 тән дә ким булмаска тиеш. Ул
очракта имтихан тотучыларга якындагы күрше районда
сыналырга туры киләчәк.
http://mon.tatarstan.ru/tat/
|
17.04.2012
Бөтенроссия туган тел укытучылары
форумы
Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 24 нче апрель
көнне Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас
елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары
форумын уздыра. Әлеге форум кысаларында төрле бәйгеләрдә
җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы
укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү, төрле актуаль
мәсьәләләр буенча фикер алышу һ.б. каралган.
Форумның
үткәрелү урыны - К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм
комедия театры (Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13).
..
Чыганак: http:/belem.ru |
11.04.2012
"Мин татарча сөйләшәм"
акциясе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
катнашында да уздырылып килә торган "Мин татарча
сөйләшәм" акциясе бүгенге көндә республикабызның
барлык татар мәктәпләрен дә колачлады дияргә була.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
07.04.2012
Быел БДИда, тәртип бозып,
“икеле” алучыларга тагын имтихан тапшыру
мөмкинлеге бер елдан соң гына бирелә
Быелгы уку елында РФ
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Бердәм
дәүләт имтиханын тапшыруда яңалыклар булмый дип
ышандырса да, шушы көннәрдә интернетта моның
киресен дәлилләгән хәбәр таратылды.“Российская
газета” хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр
контроль-исәпләү материалларының (КИМ) саклагыч
дәрәҗәсе бик нык арттырыла. Узган елларда
социаль челтәрләрдә математикадан имтихан
вакытында биремнәрнең чишелешләре урнаштырылу
белән бәйле гаугалар бушка үтмәгән.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
06.04.2012
Казанда укучыларның
информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау
этабы узачак
Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 нчы апрель
көннәрендә укучыларның информатика буенча
бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза.
РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика
буенча белемен күрсәтәчәк.Анда Татарстан исеменнән
15 укучы чыгыш ясаячак.12 нче апрельдә –
олимпиаданың беренче туры, 14 нче апрельдә икенче
туры узачак. Нәтиҗәләр 15 нче апрельдә
чыгарыла.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы
мәдәни программа әзерләгән.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
03.04.2012
Интернет татарча
сөйләшә
Урамда, гаиләдә, мәктәптә, эштә татарча
аралашудан тыш, интернетта да татарчага күчәбез!
Бер ай булса да бөтен галәм татарларның мәш
килеп чөкердәшеп үз телләрендә тәмләп
сөйләшкәнен күрсен әле?!2012 елның 1 апреленнән
26 апрельгә кадәр “Интернет татарча сөйләшә!”
акциясе уза. Аның оештыручысы – “Үзебез” яңа
буын хәрәкәте.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
Федераль
дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә
- ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм
талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз
алдында тота.
Шулай итеп,
2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы
оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм
призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл
мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча
биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт
имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр
барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета”
басмасы.Чыганак: http:/belem.ru |
2012
елның 19 нчы мартында 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең
Совет районында урнашкан 178 нче номерлы Мәгариф
үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф министры
А.Х. Гыйльметдинов катнашында "Татарстан
Республикасының ел укытучысы - 2012" бәйгесен ачу
тантанасы узачак.
Бәйге 19
нчы марттан алып 23 нче мартка кадәр үз эшенең
остасы булган педагогларны ачыклау һәм билгеләп үтү
максатыннан үткәрелә.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
Агымдагы
елның 17-22 мартында «Байтик» компьютер лагере
базасында укучылар өчен IT-JUMP республика проекты
кысаларында Web-программалаштыру буенча профиль
сменасы уза.
Сменаны
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министрлыгы IT-парк, Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы, “Белем бирүдә информацион
технологияләр үзәге” оешмасы һәм Казанның “Яшьләр
казанышы” үзәге белән берлектә оештыра.
Чыганак: http:/belem.ru
|
Быел бердәм дәүләт
имтиханнарын бирү тәртибе узган елгы кебек үзгәрешсез
калачак.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
21.02.2012
21 февраль — Халыкара туган тел
көне. Ул 1999 елның февраль аенда ЮНЕСКОның 30 нчы
сессиясендә кабул ителә һәм 2000 елдан рәсми рәвештә
билгеләп үтелә башлый.
Чыганак:
http://intertat.ru/tt |
Чыганак:
http://edu.tatar.ru/muslum/
|
07.02.2012
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра
Бүген, 7 февраль көнне,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният,
фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы
утырышын уздыра.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
28.01.2012 "Белем
җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
старт алды
Ниһаять, көтеп алынган
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья
интернет-проектлар бәйгесе
старт алды. Быел әлеге бәйге өченче тапкыр үткәрелә.
Шушы 2-3 ел эчендә татар интернеты, шул исәптән татар
телле интернет, нык үзгәрде һәм үсеш алды. Яңадан-яңа
сайтлар калкып чыктылар, булган сайтлар яхшыра төштеләр
һәм камилләштеләр.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
27.01.2012.
Укучыларыбыз"Инфознайка"
конкурсында үзләренең белемнәрен сынадылар. Конкурс
нәтиҗәләре 16 нчы март көнендә билгеле булачак |
"Белем
җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27
нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда
бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru)
хәбәр итә.
Бәйге быел
өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма
комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
белән берлектә оештыра.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
Хөрмәтле
коллегалар, сайтны
кулланучылар!
Сезне
барыгызны да
якынлашып килүче
Яңа ел
бәйрәмнәре белән
котлыйм.
Сәламәтлек һәм
бәхет-шатлык
белән тулы
көннәр, байлык
һәм күңел
тынычлыгы сезне
читләтеп
үтмәсен.
Хыялларыгызның
һәр барчасы
тормышка ашсын,
бәхетләрегез
ташып торсын!
|
Картинки с надписями - С Новым годом - фото с текстом
|