|
Мәгариф яңалыклары
2012
2011 2010
|
|
|
|
01.05.2012
Хөрмәтле
коллегалар, сайтны
кулланучылар!
Сезне
барыгызны да
иң матур
бәйрәмнәребезнең
берсе – Яз һәм
Хезмәт бәйрәме
белән котлыйм! 1
Май бөтен
кешелек дөньясы
өчен элеккеге
кебек үк хезмәт
ияләре бәйрәме,
хезмәт, тынычлык,
үзара татулык
бәйрәме булып
кала. Илләр
тыныч булсын! Сәламәтлек һәм
бәхет-шатлык
белән тулы
көннәр, байлык
һәм күңел
тынычлыгы сезне
читләтеп
үтмәсен.
Хыялларыгызның
һәр барчасы
тормышка ашсын,
бәхетләрегез
ташып торсын! |
24.04.2012
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктларында
укучылар саны 15 тән дә ким булмаска тиеш. Ул
очракта имтихан тотучыларга якындагы күрше районда
сыналырга туры киләчәк.
http://mon.tatarstan.ru/tat/
|
|
17.04.2012
Бөтенроссия туган тел укытучылары
форумы
Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 24 нче апрель
көнне Татарстан Республикасында Тарихи-мәдәни мирас
елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары
форумын уздыра. Әлеге форум кысаларында төрле бәйгеләрдә
җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы
укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү, төрле актуаль
мәсьәләләр буенча фикер алышу һ.б. каралган.
Форумның
үткәрелү урыны - К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм
комедия театры (Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13).
..
Чыганак: http:/belem.ru |
11.04.2012
"Мин татарча сөйләшәм"
акциясе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
катнашында да уздырылып килә торган "Мин татарча
сөйләшәм" акциясе бүгенге көндә республикабызның
барлык татар мәктәпләрен дә колачлады дияргә була.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
07.04.2012
Быел БДИда, тәртип бозып,
“икеле” алучыларга тагын имтихан тапшыру
мөмкинлеге бер елдан соң гына бирелә
Быелгы уку елында РФ
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Бердәм
дәүләт имтиханын тапшыруда яңалыклар булмый дип
ышандырса да, шушы көннәрдә интернетта моның
киресен дәлилләгән хәбәр таратылды.“Российская
газета” хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр
контроль-исәпләү материалларының (КИМ) саклагыч
дәрәҗәсе бик нык арттырыла. Узган елларда
социаль челтәрләрдә математикадан имтихан
вакытында биремнәрнең чишелешләре урнаштырылу
белән бәйле гаугалар бушка үтмәгән.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
06.04.2012
Казанда укучыларның
информатика буенча бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау
этабы узачак
Казанда «ИТ-парк» технопаркында 10-16 нчы апрель
көннәрендә укучыларның информатика буенча
бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза.
РФнең 83 төбәгеннән 266 укучы үзләренең информатика
буенча белемен күрсәтәчәк.Анда Татарстан исеменнән
15 укучы чыгыш ясаячак.12 нче апрельдә –
олимпиаданың беренче туры, 14 нче апрельдә икенче
туры узачак. Нәтиҗәләр 15 нче апрельдә
чыгарыла.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы олимпиадада катнашучылар өчен кызыклы
мәдәни программа әзерләгән.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
03.04.2012
Интернет татарча
сөйләшә
Урамда, гаиләдә, мәктәптә, эштә татарча
аралашудан тыш, интернетта да татарчага күчәбез!
Бер ай булса да бөтен галәм татарларның мәш
килеп чөкердәшеп үз телләрендә тәмләп
сөйләшкәнен күрсен әле?!2012 елның 1 апреленнән
26 апрельгә кадәр “Интернет татарча сөйләшә!”
акциясе уза. Аның оештыручысы – “Үзебез” яңа
буын хәрәкәте.
... Чыганак: http:/belem.ru
|
|
Федераль
дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә
- ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм
талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз
алдында тота.
Шулай итеп,
2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы
оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм
призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл
мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча
биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт
имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр
барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета”
басмасы.Чыганак: http:/belem.ru |
2012
елның 19 нчы мартында 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең
Совет районында урнашкан 178 нче номерлы Мәгариф
үзәгендә Татарстан Республикасы мәгариф министры
А.Х. Гыйльметдинов катнашында "Татарстан
Республикасының ел укытучысы - 2012" бәйгесен ачу
тантанасы узачак.
Бәйге 19
нчы марттан алып 23 нче мартка кадәр үз эшенең
остасы булган педагогларны ачыклау һәм билгеләп үтү
максатыннан үткәрелә.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
Агымдагы
елның 17-22 мартында «Байтик» компьютер лагере
базасында укучылар өчен IT-JUMP республика проекты
кысаларында Web-программалаштыру буенча профиль
сменасы уза.
Сменаны
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә
министрлыгы IT-парк, Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы, “Белем бирүдә информацион
технологияләр үзәге” оешмасы һәм Казанның “Яшьләр
казанышы” үзәге белән берлектә оештыра.
Чыганак: http:/belem.ru
|
|
Быел бердәм дәүләт
имтиханнарын бирү тәртибе узган елгы кебек үзгәрешсез
калачак.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
|
21.02.2012
21 февраль — Халыкара туган тел
көне. Ул 1999 елның февраль аенда ЮНЕСКОның 30 нчы
сессиясендә кабул ителә һәм 2000 елдан рәсми рәвештә
билгеләп үтелә башлый.
Чыганак:
http://intertat.ru/tt |
Чыганак:
http://edu.tatar.ru/muslum/
|
07.02.2012
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты чираттагы утырышын уздыра
Бүген, 7 февраль көнне,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният,
фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты чираттагы
утырышын уздыра.
...
Чыганак: http:/belem.ru
|
|
28.01.2012 "Белем
җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
старт алды
Ниһаять, көтеп алынган
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья
интернет-проектлар бәйгесе
старт алды. Быел әлеге бәйге өченче тапкыр үткәрелә.
Шушы 2-3 ел эчендә татар интернеты, шул исәптән татар
телле интернет, нык үзгәрде һәм үсеш алды. Яңадан-яңа
сайтлар калкып чыктылар, булган сайтлар яхшыра төштеләр
һәм камилләштеләр.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
|
27.01.2012.
Укучыларыбыз"Инфознайка"
конкурсында үзләренең белемнәрен сынадылар. Конкурс
нәтиҗәләре 16 нчы март көнендә билгеле булачак |
|
"Белем
җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27
нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда
бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru)
хәбәр итә.
Бәйге быел
өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма
комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән
министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
белән берлектә оештыра.
...
Чыганак: http:/belem.ru |
Хөрмәтле
коллегалар, сайтны
кулланучылар!
Сезне
барыгызны да
якынлашып килүче
Яңа ел
бәйрәмнәре белән
котлыйм.
Сәламәтлек һәм
бәхет-шатлык
белән тулы
көннәр, байлык
һәм күңел
тынычлыгы сезне
читләтеп
үтмәсен.
Хыялларыгызның
һәр барчасы
тормышка ашсын,
бәхетләрегез
ташып торсын!
|
|

Картинки с надписями - С Новым годом - фото с текстом
|