Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010

20.12.2010  «Мизгел» яшьләр үзәгендә Укытучы елын йомгаклау кичәсе үткәрелде. Тантаналы чарада район башлыгы Хабипов Р. Р. катнашты.  Ул үзенең чыгышында укытучы хезмәтенә зур бәя бирде. Укытучы елында зур уңышлар га ирешкән бер төркем мәгариф  хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм премияләр бирелде.

15.12.2010.Татнет йолдызлары - 2010” Халыкара интернет-проектлар бәйгесендә инде алтынчы ел рәттән "Мәгариф һәм фән" белән, "Наука и образование" номинацияләрендә "бил алышулар" бара. Быел әлеге номинацияләрдә барлыгы 29 интернет-проект катнашты.

15.12.2010. Казанга Сколковода узган “Россия, алга!” Бөтенроссия инновацион форумы лауреаты, Казанның 7 нче гимназиясе 11 нче сыйныф укучысы Булат Галиуллин кайтты.Казанлы тәкъдим иткән эш “Энергия саклау” дип атала. Булат Галиуллин сүзләренчә, бу проект 7 нче гимназиянең лабораториясендә фәнни-тикшеренү эшләреннән башланган. “Безнең фәнни җәмгыять ике ел элек оештырылган иде һәм без энергия саклау өлкәсендә беренче адымнарны ясый башладык. Проектның төп максаты – безнең продуктны билгеле шартларда файдалану, чөнки төрле шартлар өчен без эшли торган матдәләрнең үз составы бар”, - диде Б.Галиуллин.

Чыганак:http://www.belem.ru/node/2966

13.12.2010.Әмәкәй урта мәктәбендә физика һәм информатика укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 7 нче класста" Гук законы", 11 нче класста "Геометрик оптика буенча мәсьәләләр чишү" дигән темага дәресләр каралды. Теоретик өлештә физика һәм информатика буенча БДИ форматында мәсьәләләр чишү методикасы тикшерелде.

26.11.2010 Мөслимнең 2 нче номерлы урта мәктәбендә  «Мониторинг учебно-воспитательного процесса».дип исемләнгән районара семинар үткәрелде. Семинарда мәктәп директорлары һәм укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.

19.11.2010 “Татарстан Республикасы укучыларының белеме һәм сәламәтлеге программасын” тормышка ашыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларның сәләтләрен ачу максатыннан районда 7 нче тапкыр сәламәтлек театрлары бәйгесе оештырылды. Быелгы чыгышлар: “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” дигән исем астында узды.  Уртанчылар группасында беренче урын Мөслим икенче номерлы (җитәкчесе Гөлнур Мирсалихова) урта, икенче урын Мухан (җитәкчесе Гөлүсә Шириева), 3 урын Метрәй (җитәкчесе Синара Яббарова) төп гомуми белем бирү мәктәпләренә бирелде.

06.11.2010  - Татарстан Конституциясе көне
04.11.2010 - Халык бердәмлеге көне.
                    

14.10-25.10.2010 чорында Бөтенроссия халык санын исәпкә алу барды. Хәзерге көндә районыбызда 21 мең 739 кеше яши .

22.09-05. 10.2010 чорында татарстанның барлык белем бирү  мәктәпләрендә "Укытучыңны котла!" акциясе үткәрелде.Бу акциядә безнең район укучылары, шул исәптән безнең мәктәп укучылары да, актив катнашты.

 

05.10.2010- Халыкара Укытучылар көне

 

25.09.2010 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә 27-30 сентябрь көннәрне V Бөтенроссия татар теле һәм әдәбияты укытучылары съездын үткәрәләр.Съездда Россия Федерациясенең 35 регионыннан 450 гә якын делегат катнашачак

22.09.2010 Тиздән Татарстанның бөтен мәктәпләре дә «электронлашып» бетәчәк  Республикабыз тиз арада IT-технологияләр үскән иң яхшы төбәккә әверелде. Хәзер заманча җиһазларны гади халык кулында да, дәүләт җитәкчеләрнең эш урынында да күрергә мөмкин. Элек мәктәпләргә ят булган «электрон журнал», «көндәлекләр» бүген укучыларның да, мөгаллимнәрнең дә тормышына үтеп керде.

03.09.2010 Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган парламент дәресе Татарстан мәктәпләрендә 15-22 сентябрь көннәрендә узачак. Ул Татарстан халкының хокукый һәм электораль культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән.

01.09.2010 - Белем бәйрәме

Татарстан Республикасының барлык уку йортларында да Белем көне билгеләнеп үтелде.  Татарстанда беренче сыйныфка 37 356 бала бара. Узган елда беренчеләрнең саны 37 421 булган.

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010