Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

 2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010

Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.
 

23.12.2013 Сарман муниципаль районында Математика елына багышланган “Белем алу ысулы буларак эзләнү” исеме астында фәнни–гамәли конференция үтте. Биредә 178 укучы республиканың төрле районнарыннан үз көчләрен сынады: Сарман, Мөслим, Актаныш, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск һәм башка төбәкләр. Чыганак http://mon.tatarstan.ru

20.12.2013 Җирдә туган һәр баланың теге яки бу юнәлештә үз мөмкинлекләре, сәләте була. Яшь кешенең талантын ачу һәм үстерү – мәгариф системасының төп бурычларының берсе.Чыганак http://mon.tatarstan.ru

02.12.2013 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ООО ”Интел Технолоджис” арасында төзелгән килешү нигезендә «Intel ® Учителя будущего» программасын тормышка ашыру буенча «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» хезмәткәрләре ярдәмендә 2013 нче елның 27 нче ноябрендә ITAO платформасында челтәрле укыту системасы белән эшләү буенча семинар уздырылдыЧыганак:http:/belem.ru

22.11.2013 2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр математика укытучыларының республикакүләм “Россиядә математикадан белем бирү концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге” форумын үткәрә.Чыганак:http:/belem.ru

19.11.2013 2020-2030 елларга массакүләм мәгълүмат чаралары, виртуаль дөньяда гына калып, аларның кәгазь вариантлары тулысынча ябылып бетәргә мөмкин, диләр.Чыганак:http:/belem.ru

18.10.2013 2013 нче елның 26 нчы сентябреннән республика күләмендә “Татарстан Республикасы укытучыларының һөнәри үсеш” программасы старт алды. Ул Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Educare International Consultancy Сингапур компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасында укыту сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында үткәрелә.Чыганак http://mon.tatarstan.ru

10.10.2013 Google компаниясе белән Татарстан Республикасы хакимияте арасындагы “Татарстан, Алга!” исемле партнерлык программасы кысаларында 2013нче елның 8нче октябреннән 10нчы октябренә кадәр “Республика мәгълүмати-методик тәэмин итү һәм мәгариф өлкәсендә контроль үзәге” дәүләт учреждениясе базасында муниципаль тьюторлар өчен «Компьютер грамотлылыгы һәм Интернетта балаларның иминлеге» исемле семинар үткәрелде.Чыганак http://mon.tatarstan.ru

27.09.2013 IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды, дип хәбәр итә бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru).Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килгән, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булган.Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашкан.Чыганак:http:/belem.ru

10.09.2013.Уку елы яңа башланып кына килә, әмма БДИ темасы һаман да көн кадагына суга торган төп темаларның берсе булып тора. Уйлап карасаң, әле имтиханга кадәр тугыз айлык марафон бар һәм проблема бары тик аңа әзерләнүче укучыларны һәм әзерләүче укытучыларны гына борчырга тиеш кебек. ....Чыганак http://mon.tatarstan.ru

02.09.2013. . 1 нче сентябрьдән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль закон һәм Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” законы гамәлгә керде. ...Чыганак:http:/belem.ru

01.09.2013. Яңа уку елы белән, дуслар!

24.08.2013 Татарстанда яңа уку елы Математика елы дип игълан ителгән. 2013 ел ахырына кадәр республикада балалар бакчаларында 5 мең өстәмә урын пәйда булыр дип көтелә. Ә менә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары, киресенчә, кимергә тиеш. ...Чыганак:http:/belem.ru

23.08.2013 Республика мәктәпләренә математика, физика, химия, информатика, биология һәм география укытучылары җитешми. Республика мәктәпләренә математика, физика, химия, информатика, биология һәм география укытучылары җитешми. Бу хакта педагогларның Арчада узган киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте. Бигрәк тә физика укытучыларына ихтыяҗ зур. ...Чыганак:http:/belem.ru

20.08.2013 2014 елгы БДИ биремнәре географик пояслар буенча бүленәчәк. Бу хакта Рособрнадзорның яңа башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итә. “БДИ биремнәренең диңгез буе илләреннән башкаларга таралуы һәм аларның башка төбәкләрдәге БДИ биремнәре белән туры килүе, башка еллардагы кебек, киләсе елда кабатланмаячак. ...Чыганак:http:/belem.ru

13.08.2013 Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы 2014 елда укытучылар өчен бөтенроссия федераль социаль челтәр ачмакчы. Проектның максаты – бөтенроссия укытучыларын бер электрон киңлектә берләштерү. Моңдый социаль челтәрләр чит илләрдә инде кулланыла. ...Чыганак:http:/belem.ru

06.08.2013  Татарстан халкын клавиатурада текстны «сукыр» ысул белән һәм тиз җыярга өйрәтү буенча бушлай курслар эшли башлый. Анда теләге булган һәркем укый ала. Ә иң мөһиме, халык белән бергә әлеге ысулны Президент Рөстәм Миңнеханов та үзләштерәчәк.Республика халкын клавиатурада дөрес итеп эшләргә өйрәтү идеясен дә нәкъ менә Татарстан Президенты әйткән булган. ...Чыганак:http:/belem.ru

17.07.2013 Татарстан укучылары арасында информатика һәм ИКТ, тарих, химия һәм әдәбият предметлары аеруча популяр Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

11.07.2013  Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан федераль исемлеккә кергән 485 исемдәге дәреслек 600 921 данә күләмендә сатып алынган. Гомумән алганда, 1 млн. 330 данә китапка заказ бирелгән. Республиканың үз дәреслекләре 200 380 комплект күләмендә (47 исемдә) сатып алынган. Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru


28.06.2013 Мәгариф турында” закон проекты кабул ителде Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 42 нче утырышында депутатлар икенче укылышта һәм тулаем “Мәгариф турында” закон проектын кабул итте. Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә аңа карата 58 тәкъдим кергән  Чыганак:http:/belem.ru

14.06.2013 Казан (Идел буе) федераль университеты базасында эшләүче кече университетның астрономия бүлеге студенты Илһам Галиуллин үзгәрешле яңа йолдыз ачкан. Әлеге ачышын ул үзенең командасы белән күптән түгел  АКШта узган халыкара фәнни-технологик бәйгедә тәкъдим итте. Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

01.06.2013 Татарстан IT-чемпионнары өчен бүген бәйрәм ителә торган Халыкара балаларны яклау көне иң инновацион һәм прогрессив булды Бүген Казан IT-паркында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсы 1 нче этабының “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.Конкурс активистлары ярдәмендә 3 айда ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 213 яңа шәхси кабинетлар ачылган, ә аларның гомуми саны 550 мең булган.Чыганак:http:/belem.ru

25.05.2013 "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән сезне!

17.05.2013  Уку тәмамлана, сынаулар башлана 25 май көнне Казан мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” чыңлаячак. Әмма бу көнне уку елы беренче, тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар өчен генә тәмамлана. Башка укучылар каникулга 31 майда таралыша.Хәер, мәктәптән чыгарылучылар өчен уку елы тәмамлану белән иң авыр чор башлана гына. 27 майдан 19 июньгә кадәр егет-кызлар Бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. ... Чыганак:http:/belem.ru

06.05.2013 Чыгарылыш сыйныф укучыларының “урак өсте” бик якын. Бердәм дәүләт имтиханнарының төп дулкынына бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Йомгак аттестациясен алдан тапшыру хокукына ия укучыларның күбесе өчен исә сынаулар инде тәмам.
Илебездә бердәм дәүләт имтиханы тәҗрибә рәвешендә дистә елдан артык элек үткәрелә башлады. Бу төр сынау чыгарылыш имтиханнарының бердән-бер ысулы булып кабул ителүгә дә инде бишенче ел.
 Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru
 

29.04.2013 26 апрель Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел укытучысы-2013” республика бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде. Беренче, икенче һәм өченче урын ияләреннән тыш, төрле номинацияләр буенча җиңү яулаган 10 мөгаллим һәм 7 лауреат билгеләп үтелде. Ә муниципаль турдан соң республика турына узган 50 укытучының 30ы шулай ук игътибарсыз калмады: алар иганәчеләрдән бер төркем бүләк кабул итеп алды. Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

12.04.2013 - Авиация һәм космонавтика көне

04.04.2013 Укучылар кино төшерә

Әтнә районында кино төшереп карамаган бер генә мәктәп тә юк. Моннан берничә ел элек район укучылары өчен кино фестивале игълан ителгәннән соң җанланган бу күренеш. Укытучылар белдергәнчә, аңа әзерләнгәндә укучыларның тәмам йокылары кача икән.

Фестиваль дигәнең балаларның видеофильм һәм музыкаль клип төшерүгә сәләтен сыный. Һәр сыйныфтан моңа хирыс булган укучылар сайлап алына. ...

Чыганак:http:/belem.ru

23.03.2013 Татарстан мәгариф турында канун әзерли 
Татарстан Дәүләт Шурасы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында милли мәгариф проблемнары белән бергә республиканың яңа мәгариф кануны турында да сүз барды.Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

22.03.2013 Татарстанда 1 мартта старт алган “IТ-чемпион” республика бәйгесенә инде 8,5 мең укучы кушылган. Мәгълүм булганча, конкурс баллар системасына нигезләнгән “Иң актив укучы” һәм “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы үсеше” иҗади номинацияләрендә уздырыла. Соңгысы 1 майда башланып китәчәк. Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

14.03.2013 Март аенда “Безнең яңа укытучы” грант программасының яңа этабы башланды. Бу проект Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Бәйгедә укытучы һөнәренә сәләте булган, әмма педагогик белгечлек алмаган яшьләр дә катнаша ала.Чыганак::http:/matbugat.ru

 08.03.2013

Бәйрәм белән!

06.03.2013 1 марттан алып халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру эше белән мәктәп укучылары да шөгыльләнә башлады. Шул рәвешле алар «IT-чемпион» бәйгесендә катнашып, өр-яңа iPad һәм башка кыйммәтле бүләкләр өчен баллар туплый.

Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru

04.03.2013 "Олимпус" бөтенроссия конкурсында катнашып, физика һәм информатика буенча тест биремнәре эшләдек

Чыганак:http:/belem.ru

11.02.2013 Законы яңа, проблемасы – иске
Бу елның 1 сентябреннән мәгариф хакында яңа закон гамәлгә керәчәк. Шунысы кызык, Законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән төшенчә кулланылачак. (Халык исә күнегелгән гадәт буенча педагогик хезмәткәрне барыбер укытучы дип атаячактыр).

Чыганак::http:/matbugat.ru

05.02.2013 "Белем җәүһәрләре"нә гаризалар кабул итү җомга көнне башланып китәчәк!

Хөрмәтле сайт кулланучылары, файдалы татар сайтлары авторлары, киләчәк "Белем җәүһәрләре"!

Бүген, 5 февраль - "Белем җәүһәрләре" интернет-бәйгесе башланып китүгә төгәл 3 ел! Үзенә күрә бәйгенең зур булмаган туган көне! ...

Чыганак:http:/belem.ru

04.02.2013 Татарстан "Ана теле" онлайн мәктәбенең эшли башлавын игълан итте

Татар теленә дистанцион өйрәтү юнәлешендәге “Ана теле” онлайн мәктәп проекты 2014 елның 1 гыйнварена тулысынча эшләнеп тапшырылачак. Проектның 9 дәрәҗәсе дә кулланучыларга тәкъдим ителәчәк. Әлеге 9 дәрәҗәне дә узган тел өйрәнүчеләр татар телен камил белүчеләр дип саналачак. Шунысы кызыклы: беренче дәрәҗәне узмыйча – биремнәр тапшырмыйча, икенчесенә үтеп булмый. ...

Чыганак:http:/belem.ru

01.02.2013 РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп аттестатларының яңа төрлеләрен әзерләгән: документ кечерәк форматта һәм башка төстә.
Киләсе 2013-2014 нче уку елыннан 9 класс тәмамлаучы егетләр һәм кызларга шәмәхә төстәге документ бирелә, ә “бик яхшы” билгеләренә тәмамлаучыларга – кызыл төстә. 11 нчене тәмамлаучыларга исә ачык һәм куе зәңгәр төстәге аттестатлар бирелә, ә алтын яки көмеш медальга ия булганнарга – кызыл төстә.
Яңа документларның, чынлыгын тикшерүне җиңеләйтү өчен, саклык чаралары бар, алар махсус үтә күренмәле билгеле һәм күренмәс җепселле кәгазьдә басылган, ә тышлыгында – Россия гербы.
 Чыганак:http:/mon.tatarstan.ru
 

28.01.2013 Тугызынчыларда татар теленнән мәҗбүри имтихан вакыты ачыклана

Рособрнадзор 9 нчы сыйныфта дәүләт (йомгаклау) аттестациясе үткәрү вакытын билгеләде, имтиханнарның расписаниесе түбәндәгечә:

- 28 майда - математикадан;

- 31 майда – Россия тарихыннан, җәмгыять белеменнән, физикадан, химиядән, географиядән, биологиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец, испан), рус әдәбиятыннан, информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләрдән;

- 4 июньдә – рус теленнән;

Чыганак:http:/belem.ru

24.01.2013 БДИны укучыларның туган телләренә тәрҗемә итәргәме?

"Мәктәптә туган телләрендә белем алган укучылар чыгарылыш имтиханнарын шул телдә бирә алырга тиеш. Һәм, гомумән, имтиханнар биргәндә тел буенча чикләүләр кертү дөрес түгел".

Шушындый эчтәлекле төркем якынча бер ай элек социаль челтәрләрнең берсендә ачылган иде. Анда әле дә БДИны мәктәптә укытылган телләргә тәрҗемә итү кирәклеге буенча сораштыру дәвам итә. ...

Чыганак:http:/belem.ru

20.01.2013 "Авылым минем" бәйгесе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр. ...

Чыганак:http:/belem.ru

18.01.2013  Э.Фәттахов: "Дәреслекләр югары сыйфатлы булырга, укытучыларны, укучыларны һәм ата-аналарны да канәгатьләндерергә тиеш"

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендә министрлык карамагындагы Республика эксперт советының беренче утырышы узды.

Чыганак:http:/belem.ru

14.01.2013 Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара

Дүртенче "Белем җәүһәрләре" бәйгесе башлануга 3 атнага якын вакыт калып бара - кайберәүләр әлегә бу бәйге барлыгын белмиләр дә, ә кайберәүләр бәйгедә катнашу өчен чираттагы сайтларын яхшырту өстендә көн-төн эш алып баралар.

Чыганак:http:/belem.ru

12.01.2013 Мәктәп укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәсе дәүләт йомгаклау аттестациясе нигезендә билгеләнәчәк

Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне апробацияләү быел да дәвам итәчәк. Дәүләт аттестациясен үткәрүне регламентлаучы документларның кайберләре инде үз көченә кертелә дә башлады. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 ел, 18 нче октябрь, 08-488 номерлы хаты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты "Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү турында" үз боерыгын чыгарды. ...

Чыганак:http:/belem.ru

 

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Файдалы сылтамалар:

МОиН РТ

МиН РФ

Образовательный поратал МОиН РТ

Образовательный портал Муслюмовского района

Электронное образование РТ

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010