Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

 2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010

 

 

28.12.2011

Яңа ел килә, яңа ел

Бәрәкәте белән килсен ул

һәрбер өйгә, йөрәк, күңелгә

Бәхетләре белән иңсен ул

Яңа елда һәркем теләк тели

Яңа елда эшләр уңар күк

Ел буена ашмый йөргән уйлар

Яңа елда кабул булыр күк.

 

21.12.2011
2012 елда информатика һәм МКТ, тарих һәм рус әдәбияты фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материаллары нык үзгәрәчәк

 Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/

16.12.2011
Бердәм дәүләт имтиханы әкренләп камилләшәчәк, ләкин 2012 елда ниндидер кардиналь үзгәрешләр булмаячак.

Чыганак:http://mon.tatarstan.ru/tat/

Татарстан Республикасы мәктәпләре сайтлары арасында бәйге башланды. Быел ул бишенче мәртәбә үткәрелә. Бәйге 5 декабрь көнне башланып китте һәм гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу көннән алып инде гаризалар кабул ителә башлады, конкурс үзе 3 этаптан тора: I этап: 10-16 гыйнвар көннәрендә бәйгегә килгән гаризалар кабул ителеп алына. ...

 Чыганак:http:/belem.ru

30.11.2011 Яшең җитсә 30га...
Мәктәпләрдә “икенче тормыш” башланачак

  Чыганак:http:/matbugat.ru

26.11.2011 7-9 нчы класс укучылары яңа формадагы дәүләт имтиханнарына әзерләнү максатында Статград тестларын эшләделәр

Башкалабызда II Бөтендөнья татар галимнәре җыены булып узды. — Беренче очрашуыбызга, үзебезне борчыган мәсьәләләр турында бергәләп сөйләшүебезгә 4 ел узып киткән. Инде менә сезне кабат Казанга чакырдык. Очрашуыбыз кызыклы, нәтиҗәле булыр, — дип сәламләде дөньяның төрле илләреннән, РФ өлкә, республикаларыннан…..

 Чыганак:http://magarif-uku.ru/

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә РФА Казан фәнни үзәгенең Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институты тарафыннан оештырылган “Спин физикасы, спин химиясе һәм спин технологияләре” темасына халыкара конференция башланды.. Чыганак: http:/belem.ru

Бүген "Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең финалистлары билгеле булды. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар белән бәйгенең рәсми сайтына кереп танышырга мөмкин (http://konkurs.belem.ru). Бәйгенең экспертлары һәм жюри әгъзалары 41 проект арасыннан 29 эшне финалга сайлап алдылар. Әлеге финалистлар арасында бәйгенең лауреатлары да, призлы урыннар алучылар да, Белем Җәүһәрләре дә бар! ...                                                                                                       Чыганак:http:/belem.ru 

13.10.2011 Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия тапшыру тантанасының 20 нчесе булачак Ул Казанда “Спин физикасы, спин химиясе һәм спин технологиясе” темасына үткәреләчәк конференциянең ачылыш тантанасына билгеләнгән                                         Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/science/

 

Хөрмәтле укытучылар!

Гомер буе якты нур өләшеп,

Белем биреп, биреп тәрбия,
Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап
Күпме кеше Сезгә баш ия.
Сокланырлык гомер кичерәсез,
Балалар дип янып яшисез.
Олы җанлы, киң күңелле, якты
Фәрештәгә тиңләр кеше Сез

Бәйрәмегез котлы булсын!

19.09.2011

“Укытучыңны котларга онытма”
“Яңа гасыр” радиосы октябрьнең өченнән башлап, “Укытучылар җидекөнлеге” игълан итә!                                                          Чыганак:
http:/matbugat.ru

15 сентябрьдә Казанда беренче халыкара “Электрон мәктәп - 2011” конференциясе үз эшен башлап җибәрде. ... Чыганак:http:/belem.ru

Хөрмәтле кулланучыларыбыз!

Бу дөньяда без барыбыз да мәктәп бусагасыннан үткән кешеләр. Авыл мәктәбеме, шәһәр мәктәбеме, укытучы өе бусагасымы - мөһим түгел. Иң мөһиме - без барыбыз да тумыштан белемгә омтылабыз. Күзләрне ачып беренчесен дөнья белән таныша башлыйбыз, куллар белән тотып, авызга кабып карыйбыз.

Кеше белемсез яши алмый. ... Чыганак:http:/belem.ru 

Бүген Әлмәттә “Безнең яңа мәктәп” илкүләм мәгариф инициативасын тормышка ашыру шартларында Татарстан Республикасы белем бирү системасын үстерү” дигән исем астында республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды...                                                       Чыганак:http:/belem.ru

19 нчы июль көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов 2010-2011 уку елында тапшырган Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, республика күрсәткечләре Россиядәгегә һәм узган елга караганда яхшырак булган.  102 укучы 100 балл җыю бәхетенә ирешкән. Күпчелеге – рус теленнән (54 укучы). ...                                                                                   Чыганак:http:/belem.ru

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы мәктәпләре өчен Аттестатлар тапшыру ("Выдача аттестатов") программасын әзерләде. Әлеге программа Татарстан районнарына үзәкләштерелгән рәвештә бушлай таратылачак. ...

Чыганак:http:/belem.ru

10.06.2011     Мәктәптә уку түләүсез булачак
Россия – күп милләтле ил. Бездә барлыгы 170 төрле милләт һәм этнос төркемнәре яши. Һәрбер кеше әнисе биргән кадерле бүләкне – ана телен гомер-гомергә саклап килә, нәселенең шәҗәрәсен төзи, халкының тарихын өйрәнә, илнең иминлеге өчен сугышта батырлыклар күрсәткән якташлары белән горурлана, туган туфрагында үсеп чыгып, буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрне, йолаларны үтәргә тырыша                     Чыганак: http:/matbugat.ru

06.06.2011 Дмитрий Медведев мәктәп укучыларына туган тел буенча чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга рөхсәт итте  РФ Президенты кул куйган закон нигезендә, туган тел һәм әдәбиятны үз милләте телендә өйрәнгән укучылар әлеге фәннәрне бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен сайлап алу хокукына ия                                           Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

06.06.2011 Бүген ТР мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары икенче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшыра Имтихан 10.00 сәгатьтә башлана. Биремнәрне үтәүгә 4 сәгать вакыт бирелә Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

02.06.2011 Белем – бушлай, акча – арта
Илкүләм педагоглар киңәшмәсе съездында чыгыш ясаганда, ил Премьер-министры Владимир Путин укытучыларны да, укучыларны да сөендергән. “Быелның 1 сентябреннән мөгаллимнәрнең хезмәт хакы фонды өчтән бергә артачак”, – дигән ул.                                                      Чыганак:
http:/matbugat.ru

Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 14 июньгә кадәр билгеләнгән. Бүген укучылар информатика һәм информацион-коммуникацион технологияләр (ИКТ), биология, рус әдәбиятынан имтиханнар тапшыралар. 30 майда – рус теленнән; 3 июньдә – чит телләр, химиядән; 6 июньдә – математикадан; 10 июньдә – география, җәмгыять белеменнән; 14 июньдә тарих, физикадан сынау тотарга мөмкин. ...

Чыганак:http:/belem.ru

25.05.2011  Альберт Гыйлметдинов: ”Төгәл фәннәр русча укытылсын”
Казанда май ахырында башланачак бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы җыелыш булды. Анда шулай ук татар теле һәм әдәбияты, башка фәннәрне туган телдә укытуга кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Быелгы бердәм имтиханнарда үзгәрешләр күп дип әйтеп булмаса да, имтиханга керүдәге кайбер шартлар кырысланды, ди белгечләр. Шулай ук "туган тел һәм әдәбият"тан да моннан ары канун нигезендә туган телдә имтихан тапшырып булачак.

Чыганак: http:/matbugat.ru

25.05.2011Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законына үзгәрешләр кертелә Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын карады...                   Чыганак:http:/belem.ru                

25.05.2011Альберт Гыйльметдинов чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау белән котлады
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар! Бүген бөтен ил буенча, барлык уку йортларында Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Берәүләр өчен бу көн җәйге каникуллар башлануы белән истәлекле булса, ә сезнең өчен, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары башлана. Сезнең көчегез, энергиягез ташып тора, киләчәккә планнарыгыз зурдан.
Тулысынча укырга »                                    Чыганак: http://edurt.ru/index.php?lang=2

Тагын бер уку елы ахырына якынлаша, инде соңгы кыңгырау чыңларга да санаулы көннәр генә калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар көтә, ә мәктәп дирекциясе ничек кенә итеп бу аттестатларны хатасыз гына компьютерда тутырып укучыларга тапшырырга дип баш вата. Әлеге мәсьәләдә мәктәпләргә ярдәм итү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте үзенең "Аттестат бланкларын тутыру" программасын быел тагын да камилләштерде, күп кенә яңа мөмкинлекләр өстәде һәм уңайлыклар булдырды. ...           Чыганак:http:/belem.ru                                                                                                      

9 нчы май... Җиңү көне...Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм. ...                                                                                                            Чыганак:http:/belem.ru

Берничә атнадан республика мәктәпләрендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру башлана. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) раслаган бердәм расписание нигезендә Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның гадәттәгечә вакыты 27 майдан алып 14 июньгә кадәр билгеләнгән. ...    Чыганак:http:/belem.ru

07.05.2011 Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Иң яхшы укытучыбыз” грантына дәгъва итүчеләрдән документлар кабул ителә башлады

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында “Иң яхшы укытучыбыз” грантына дәгъва итүчеләрдән документлар кабул ителә башлады

Конкурста Татарстан Республикасы гомумбелем бирү учреждениеләрендә төп белем бирү программаларын тормышка ашыручы, укучылары рус теле, татар теле, инглиз теле, математика, химия, физика, биология, тарих, җәмгыять белеме предметлары буенча республикакүләм тестлаштыруда катнашкан укытучылар, башлангыч сыйныфта эшләүче педагоглар катнаша ала.                                                                              Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Бәйге дөнья күләмендә татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

- интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;

- Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;...                          Чыганак:http:/belem.ru

26.04.2011 Чернобыль атом электр станциясендә булган авариягә 25 ел тулды. Шушы датага багышлап мәктәптә иртә үткәрелде. Анда авариянең килеп чыгу сәбәпләрен, нәтиҗәләрен һәм Припять шәһәренең бүгенгесен чагылдырган тарихи видеоязъмалар һәм презентацияләр тәкъдим ителде.

25.04.2011 Мәктәптә физика буенча Екатеринбугның "Центр развития молодежи" оешмасы һәм Белоруссиянең "Конкурс" ассоцияциясе белән берлектә үткәрелгән  "Зубренок" конкурсы үткәрелде. 

22.04.2011 Татарстан укытучылары Сингапурга барачак

  Татарстаннан 240 укытучы белемнәрен арттыру өчен бу җәйдә Сингапурга барачак. Бу турыда республика мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов белдерде. Гыйльметдинов Сингапурга “иң алдынгы укытучылар” барачак диде. Белем арттыру курслары инглиз телендә үтәчәк диелә.       

    Чыганак http://matbugat.ru/

21.04.2011 Математиканы кайтарганнар

 Илнең Мәгариф министрлыгы белем бирү стандартларының яңа проектын әзерләгән. Бу юлы мәҗбүри фәннәр исемлегенә математика, рус теле һәм әдә­биятын да керткәннәр. Мәгълүм булганча, белгечләр стандартларны өченче тапкыр үзгәртә. Тәүге проект авторлары югары сыйныфларда “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Физик культура”, “Дөньяви гыйлем” һәм шәхси проектны гына мәҗбүри фәннәр итеп калдыру ягында иде. Кичә ил Президенты Дмитрий Медведев проектның соң­гы вариантын әзерләп бетерү өчен көзгә кадәр вакыт бирде.                                                                                         Чыганак http://matbugat.ru/

12.04.2011 Россия космонавтикасы­ның бөтен дөньяга танылуы Юрий Гагарин исеме белән бәйле. Нәкъ 50 ел элек га­ләмгә очып, анда 108 минут булган беренче кешенең даны бүген тагын да арта бара. Әле менә Россия Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин шушы юбилей уңаеннан Гагарин исемендәге махсус премия барлыкка киләчәге турында җиткерде.

P.S. Татарстанда Юрий Гагарин очышына кадәр соң­гы тапкыр космоста булган эт – Чернушкага һәйкәл куярга ниятлиләр. 1961 ел­ның 9 мартында ул Зәй шә­һәреннән 23 чакрым ерак­лыкта урнашкан Иске Тәкмәк авылы янында очу аппаратында җиргә утыра. Мондый истәлекле вакыйганы хәтердә тоту өчен районда һәйкәлнең нинди булырга тиешлеге турында фикерләр конкурсы игълан итәләр. Бәйгедә рәссам Фазыл Шиһапов макеты җиңә. Башта һәйкәлне Космонавтика көненә урнаштырырга телиләр, тик соңыннан чараны Шә­һәр көне – 30 августка ка­дәр кичектерәләр.                             Чыганак:http://vatantat.ru/

13-15 апрельдә Казан ярминкәсендә "Мәгариф. Карьера" дип исемләнгән күргәзмә узачак. ..                                                                        Чыганак:http:/belem.ru

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәте (Рособрнадзор) 2011 елда Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тапшыру буенча раслаган бердәм расписание нигезендә, апрель ае БДИны вакытыннан алда бирү өчен тәгаенләнгән....

     Чыганак:http:/belem.ru/

Бу атнаның 29-30 март көннәрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районында урнашкан 33 нче гимназиядә "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйгегә катнашырга теләк белдереп барлыгы 200 дән артык гариза килгән иде. Узган елгы бәйге белән чагыштырганда, гомумән, эшләрнең сыйфаты артуы күзәтелә, күп кенә укытучылар бәйгедә икенчесен я өченчесен катнаша, яңа катнашучылар да юк түгел. Шунысы аяныч, әлеге эшләр арасында бары тик 20 гә якын эш кенә (1/10 өлеше) татар телендә тәкъдим ителгән иде. ...                                                                                                            Чыганак:http:/belem.ru/

Әлеге бәйге 21 марттан алып 7 майга кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашырга 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәр яшь рәссамнар, гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, сәнгать студияләре һәм түгәрәкләре әгъзалары чакырыла. Эшләр 7 майга кадәр 420015, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 9 йорт адресы буенча кабул ителә. ...                                                                                           Чыганак:http:/belem.ru/

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.01.2011 көнне дөнья күргән 114/11 номерлы "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесен оештыру һәм үткәрү турында" приказы нигезендә 7-17 март көннәрендә бәйгенең икенче туры үткәрелде....

Чыганак:http:/belem.ru/

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.01.2011 көнне дөнья күргән 114/11 номерлы "Белем бирү эшчәнлегендә заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр файдалану" IX республика бәйгесен оештыру һәм үткәрү турында" приказы нигезендә 7-17 март көннәрендә бәйгенең икенче туры үткәрелде

Чыганак:http:/belem.ru/

Татарстанның ел укытучысы-2011” конкурсының сайлап алу турларында республиканың барлык шәһәр-районнарыннан 1,5 меңгә якын педагог катнашты.

Кичә Казанның Совет районында урнашкан 178 нче урта мәктәптә “Татарстан Республикасының ел укытучысы-2011” конкурсын ачу тантанасы узды.

Педагоглар арасында һөнәри бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 90 нчы елларның урталарыннан бирле үткәрелеп килә. Быел конкурста 1,5 меңгә якын педагог катнашты. ...        Чыганак:http:/belem.ru/

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” һәм “2011 елда Татарстан Республикасы ел тәрбиячесе” дигән республика бәйгеләрен уздыру турында игълан итә.

“2011 елда Татарстан Республикасы балалар бакчасы” конкурсында мәктәпкәчә белем бирү гомумбелем бирү программасын тормышка ашыручы барлык төрдәге балалар бакчалары катнаша ала. Әлеге бәйге быел өченче тапкыр оештырыла. ...                                                                                                       Чыганак:http:/belem.ru/

Казан Ратушасында «Елның иң яхшы укытучысы-2011» шәһәр бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, «Ел укытучысы» бәйгесе — мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе. «Бу бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, ә аның җиңүчеләре — чын йолдызлар», - диде шәһәр башлыгы. Быел әлеге чара 14-25 февральдә узды. ...

Чыганак:http:/belem.ru/

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан федераль университетының БДИга әзерлек үзәге ярдәме белән масштаблы рәвештә мәктәп укучыларының белемнәрен тикшерүне оештырып җибәрде. Иң беренче булып репитиция рәвешендә 9 һәм 11 сыйныф укучыларының рус теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерү башланып китте. Әмма реаль БДИга караганда әлеге тикшерү күпкә гадирәк оештырылган - сынау бары тик 40 минут кына дәвам итә һәм биремнәр җитәрлек дәрәҗәдә җиңел.

Чыганак:http:/belem.ru/

Яшел Үзән муниципаль районы Норлат гомуми урта белем мәктәбендә 10 мартта “Авыл шартларында күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү” исемле II Төбәкара фәнни-гамәли конференция оештырыла. ...                         Чыганак: http:/belem.ru/

25.02.2011 БДИ һәм яңа формадагы имтиханнарга әзерләнү максатында,ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Федераль) университетының укыту - методик үзәге белән берлектә, 9 һәм 11 нче класс укучылары өчен Интернет - тест үткәрә.                                                                             

24.02.2011 2011 елгы Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларның гаризалары 1 мартка кадәр генә кабул ителә. Мәгариф һәм фән күзәтчелегенең федераль хезмәте хәбәр итүенчә, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика фәннәре буенча имтиханнар мәҗбүри рәвештә тапшырылачак. Әлеге фәннәрне уңышлы гына тапшырган егет-кызларга урта (тулы) гомуми белем турында аттестат алу бәхете елмаерга мөмкин.   Чыганак: http://intertat.ru

Мәгълүм булганча, Россия Федерациясенең дəүлəт органнары кабул иткəн канун нигезендә 9 нчы һəм 11 нче сыйныф укучылары бердəм дəүлəт имтиханын бары тик рус телендə генə тапшырырга тиеш. Саф милли телдə фəннəрне үзлəштерүче баланың бу очракта югары балл җыю мөмкинлеге сизелерлек кими. Мəсəлəн, укучы геометрияне татар телендə үзлəштергəн очракта, күп кенə терминнарның русча укылышын аңламаска мөмкин.                                     Чыганак: http:/belem.ru/  

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Татарстанның өч вузын Казан (Идел буе) федераль университетына кушу белән бәйле үзгәртүләр турындагы боерыгы дөнья күрде.

Министр Андрей Фурсенко имзалаган Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Казан (Идел буе) федераль университетына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Казан дәүләт финанс-икътисад институтын һәм Алабуга дәүләт педагогика университетын кушу белән бәйле үзгәртүләр турындагы карар кабул ителде.                 Чыганак: http:/belem.ru

Өлкән сыйныфлар өчен яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары җәмгыятьтә зур бәхәсләр тудырды. ...                                     Чыганак: http:/belem.ru/

09.02.2011 Фурсенко: Россиядә тагын 5 меңгә якын мәктәпне ябу кирәк

Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Россиядәге аз комплектлы мәктәпләрне ябу тәкъдиме белән чыкты. Андый мәктәпләр саны Россиядә 5 меңгә якын икән. "Әлеге мәктәпләрдә укучылар тиешле белем ала алмыйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килмәгән бу мәктәпләрне ябып, яңа мәктәпләр төзергә кирәк", - дип исәпли министр.

Чыганак: http://rosbalt.ru

Быел Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да мәҗбүри тәртиптә рус теле һәм математика буенча “кече БДИ” тапшырачак. Кичә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта әнә шул хакта хәбәр итте.

Министрның сүзләренә караганда, узган ел республика мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 89 процентка якыны рус теле һәм математика буенча БДИ формасында имтихан тапшырган. “Бөтен ил барыбер шуңа күчәчәк, - дип ассызыклады Альберт Гыйльметдинов. – Шуңа күрә быелдан башлап Татарстанда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар БДИ формасында ике фәннән мәҗбүри имтихан тапшырачак”.

2011 елда яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе барлыгы 11 фән буенча үткәрелә, мәктәп тәмамлаучы аларның теләсә кайсын сайлый ала: рус теле һәм математика – мәктәп тәмамлаучыларның барысын да колачлый; тарих, физика, география, җәмгыять белеме, химия, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, чит тел, әдәбият фәннәренең кайсын да булса берсен укучы үзе сайлый.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, быел 9 нчы сыйныфны 38574 кеше тәмамлый. ...                                     Чыганак: http:/belem.ru/ 

Мәгариф һәм фән күзәтчелегенең федераль хезмәте тарафыннан гамәлгә кертелгән 2965нче карар нигезендә бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алдан, үз вакытында һәм өстәмә тапшыру вакытлары расланды. Россия армиясе сафлары карамагындагы кичке (сменалы) мәктәп укучылары, Россия һәм халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга китүчеләр, укуын чит илдә дәвам итүчеләр, Россия территориясеннән читтә урнашкан, әмма Россиянеке булган мәктәп укучылары, авыр климат шартлары булган дәүләттә белем алучылар БДИны вакытыннан алдан тапшыру хокукына ия булачак.

БДИ вакытыннан алда түбәндәге көннәрдә уздырылачак: 20 апрельдә — рус теле; 22 апрельдә — чит телләр, география, физика; 25 апрельдә — математика; 27 апрельдә — информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, җәмгыять белеме; 29 апрельдә — тарих, әдәбият һәм химия.

Бердәм дәүләт имтиханының үз вакыты май һәм июнь айларына билгеләнгән. 27 майда — информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, әдәбият; 30 майда — рус теле, 3 июньдә — чит телләр, химия; 6 июньдә — математика; 10 июньдә — география, җәмгыять белеме; 14 июньдә — тарих, физика.

Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә БДИ иртәнге 10да башланачак. Имтихан вакытында математикада — линейка, физикада — линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор, химияда — шулай ук программалаштырылмый торган калькулятор, географияда — линейка, транспортир һәм программалаштырылмый торган калькулятор кулланырга мөмкин.                                                                                  Чыганак: http://intertat.ru

28.01.2011 Мөслим гимназиясендә мәгълумати үзәк тарафыннан үткәрелгән "Фестиваль педагогических идей" дип исемләнгән район коркурсы үз эшен йомгаклады. Укытучыларның эшләре мәгълумати үзәк тарафыннан чыгарылган брошюрада да урын алды. Брошюра бөтен район мәктәпләренә дә таратылды.

20.01.2011. Пирамидада Укытучы елан йомгаклау тантанасы үткәрелде. Тантанада ТР Президенты Р.М. Миннеханов катнашты.

20.01.2011. Мөслим гимназиясе базасында  3 нче ел рәттән яшь уйлап табучыларның район семинары үткәрелә. Семинар эшчәнлегендә район башлыгы Хабипов Р.Р, ТР уйлап табучылар һәм рационализаторлар  советы рәисе Ленар Гайсин  катнашты.

12.01.2011.Район үзәгендә, информатика укытучылары катнашында, "ТР  да Электрон белем бирү" программасын тормышка ашыру буенча семинар үткәрелде.

11.01.2011. Мөслим гимназиясендә 9 һәм 11 нче класс укучылары   математика буенча сынау имтиханнары тапшырдылар Анда  415 укучы катнашты. Имтиханны Казан белемнәрне мониторинглау үзеге үткәрде. 
 

 

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010