Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

2019 2018  2017 2016 2015  2014 2013 2012 2011 2010

Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.

 

05.12.2016  1 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика муниципаль районнары мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән уздырылган җыелышында өч республика бәйгесе турында игълан ителде:

- Без бергә

- "СОК. Стань одной командой!" - "БКӘ. Бер командага әверел!"

- "Дус сыйныф серләре" Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

28.11.2016 10-15 нче декабрьдә «IT-киләчәкне бергә төзибез» укучыларның I Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк. Конференция кысаларында фәннәрдә модельләштерү, программалаштыру, интернет челтәре технологияләре, информатика, электроника, робототехника, мәгълүмати куркынычсызлык, мәгарифтә IT-технологияләр куллану сораулары буенча секцияләр узачак..Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
07.11.2016  2016 елның 2 нче ноябрендә Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре»  файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты..Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
08.10.2016  Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов республиканың "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыручы иң яхшы укытучылар белән очрашты..Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
05.10.2016 Хөрмәтле укытучыларыбыз! Бәйрәмегез белән сезне! Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәгез. Һәр таңны сау-сәламәт каршылагыз, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен! Бәхетле булыгыз!

21.09.2016  Россия мәктәпләрендә янә астрономия укытырга ниятлиләр.Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

 

01.09.2016 Бүген  - Белем бәйрәме.

16.08.2016 Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
09.08.2016 8 августта  Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале ачылды. Тантаналы ачылышта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм КФУ ректорының беренче урынбасары Рияз Минзарипов катнашты. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

25.05.2016 Соңгы кыңгырау көне белән!

12.04.2016 Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты ВКонтактеда рәсми төркем булдырган. Чыганак: http://belem.ru

06.04.2016 Информатика буенча олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды Чыганак: http://belem.ru

19.02.2016 Информатика буенча XXVII халыкара олимпиада Казанда уздырылачак

09.02.2016 «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

29.01.2016 2016 елның 23 гыйнварында Казанда физика фәненнән бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Олимпиаданың региональ этабында  Татарстан Республикасының районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда укучы 107 укучы, республикакүләм олимпиадада 8 сыйныфлардан 34 укучы катнашты. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010