Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ

Компьютер в школе

 

Мәгариф яңалыклары

  2019  2018  2017  2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010
31.12.2014  Яңа ел белән, дуслар!

23.12.2014 Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты  Чыганак http://mon.tatarstan.ru

10.12.2014 2014 елның 11 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә республикакүләм физика һәм математика укытучылары Форумы узачак. Форумда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Семенов, математика һәм физика укытучылары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре һәм укыту-методик эшчәнлек буенча урынбасарлар катнашачак Чыганак:http:/belem.ru

04.12.2014  2014 елның 4-12 декабрендә “Халыкара сәгать коды” халыкара акциясе кысаларында “Россиядә код сәгате” акциясе узачак  Чыганак  http://edu.tatar.ru

20.11.2014 2015 елның сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә “Робот техникасы” дип аталган яңа дәрес укытыла башлаячак. Бу хакта Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.  

 Чыганак http://mon.tatarstan.ru

28.10.2014 27 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык мәктәпләрендә дә Интернет челтәрендә куркынычсызлык турында дәресләр уза. Чыганак http://mon.tatarstan.ru

23.10.2014 2016 елдан башлап укучыларны Бөтенроссия тикшерү эшләре көтә. Ел азагында төгәл фәннәр буенча уңыш һәм уңышсызлыкларын күзәтү өчен, укучылар андый эшләрне ел саен язар дип ниятләнә. Бу хакта ТАССка РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр иткәннәр. Чыганак:http:/belem.ru

05.09.2014 Күптән түгел Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләре өчен яңа уку елында үтәчәк каникул вакытларын тәкъдим итте. Министрлык мәктәпләргә түбәндә күрсәтелгән вакытта балаларны каникулга җибәрергә тәкъдим итә:  

  • көзге каникуллар — 3.11.2014-9.11.2014 (7 көн),
  • кышкы каникуллар — 29.12.2013-11.01.2014 (14 көн),
  • беренче класс укучылары өчен өстәмә каникул — 16.02.2015-22.02.2015 (7 көн),
  • язгы каникуллар —  23.03.2015-31.03.2015 (9 көн).

02.09.2014  Казанда педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылды. Әлеге үзәк “Казан педагогика колледжы” базасында (Даурия ур, 30) - республиканың иң өлкән мәгариф учреждениеләренең берсендә урнашкан.

04.08.2014 “Татнефть” компаниясе Татарстанның профессиональ рәссамнары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан итә.

03.06.2014 9 нчы класс укучылары физика буенча имтихан бирделәр

 

24.05.2014 Мәктәпләрдә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте

22.05.2014  Белем.ру оешмасы аттестат бланкларын тутырып бастыру өчен яңартылган программа модулен тәкъдим итәчәк!Чыганак:http:/belem.ru

14.05.2014 “IT-чемпион” республика бәйгесендә Татарстан районнарыннан 74 меңгә якын мәктәп укучысы катнаша. Мәктәп укучылары 84 меңнән артык татарстанлыны ТР Хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәтте.Бәйгедә Балтач, Теләче, Мөслим, Саба, Чирмешән, Тукай районнары мәктәп укучылары актив катнаша. 2014 елгы бәйге үткәрелү вакыты аралыгында катнашучылар 260 650 балл җыйдыЧыганак:http:/belem.ru

12.05.2014  “Мәгариф” журналы “Авыл укытучысы-2014” бәйгесенә педагоглардан килгән эшләрне сайтка урнаштыра башлады. Алар белән журналның рәсми сайтында һәм http://vk.com/club70044790 төркемендә танышырга, шулар буенча фикер алышырга да мөмкин булачакЧыганак:http:/belem.ru

25.04.2014  "Цифралы буын, алга!"(«Цифровое поколение. Вперед!») Бөтенроссия интернет-тпроектлар бәйгесенә меңнән артык гаризә килгән. Шуларның 440 ы модерация узып, сайтта бастырылып, конкурс сайлап алуда катнашты. Бәйгедә 14тән 18 яшькә кадәр яшьүсмерләр катнашты.Чыганак:http:/belem.ru

17.04.2014 Бер ай эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 50 меңнән артык укучы кушылган. Чыганак http://mon.tatarstan.ru

21.03.2014 Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы быел БДИ тапшыру көннәрен раслаган. БДИның төп дулкыны 26 нчы майда (дүшәмбе) старт ала, ул көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирә ала. БДИ түбәндәге көннәрдә кабул ителә: 29 нчы майда – рус теле, 5 нче июньдә - математика, 2 нче июньдә - чит телләр буенча (инглиз, француз, немец, испан) һәм физика, 9 нчы июньдә - информатика һәм ИКТ, биология, тарих, 11 нче июньдә - җәмгыять белеме һәм химия. Чыганак:http:/belem.ru

04.03.2014  3 нче март көнне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын Равил Хәмитов башкара башлады.Чыганак:http:/belem.ru

25.02.2014  Татарстанда БДИга сайланган иң популяр фәннәр – физика һәм җәмгыять белеме “Татарстанда БДИга сайланган иң популяр фәннәр – физика һәм җәмгыять белеме”, - дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы Равил Хәмитов. Ул быел чыгарылыш сыйныф укучылары бирәчәк дәүләт имтиханнарына кергән үзгәрешләр турында сөйләде. Чыганак:http:/belem.ru

06.02.2014  Татар интернеты - балалар өчен! Татнетны үстерү фонды, быел кабул ителгән эш планы кысаларында, Интернет челтәренең татар сегментын үстерү юнәлешендә актив эш башлап җибәрде.Иң төп эш юнәлешләренең берсе - халыкны Татнет белән таныштыру. Сораштырулар һәм аналитик мәгълүматларга караганда, Татарстан халкы, шул исәптән татар яшьләре дә, татар сайтлары белән әлегә бик аз таныш. Татар телендә эшләп килгән күп кенә файдалы сайтлар игътибардан читтә калалар. Күпләр мәгълүматны татар телендә эзләмиләр һәм эзли белмиләр. Чыганак:http:/belem.ru

03.02.2014 Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк Татарстанда педагогларның квалификациясен арттыру белән 3 учреждение шөгыльләнәчәк. Алар – ТР Мәгарифне үстерү институты, Яр Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, Казан федераль (Идел буе) университетының мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча белән шөгыльләнүче Идел буе төбәкара үзәге.Чыганак:http:/belem.ru

22.01.2014  Игътибар! "Google 2014 өчен Дудл" конкурсы Конкурсның темасы - "Минем космоска сәяхәтем".Иң яхшы рәсем www.google.ru сайтының беренче битләрендә басылачак һәм аларны миллионлаган кешеләр күрә алачак Чыганак:http:/belem.ru

16.01.2014 Укучылар өчен профиль сменаcы “Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау” 2014 нче елның 25-31 нче гыйнваренә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) укучылар өчен “Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау”ны әзерләү буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк. Чыганак:http:/belem.ru

09.01.2014 Сез, ата-ана буларак, балага “китап җене” кагылуын күреп сөенәсез, аның мәктәп программасына кертелгән мәҗбүри әдәбиятны укып чыгуына шатланасыз, ләкин аның үсеше өчен тагын нинди китаплар тәкъдим итәргә соң, дигәч, югалып калырга да мөмкин. Чыганак:http:/belem.ru

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010