Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

  2019 2018 2017 2016  2015  2014 2013 2012 2011 2010
Яңа еллар котлы булсын!

Яңа елның һәрбер көне бәхетләр алып килсен. Һәр ишектән шатлык тулы Яңа ел җыры керсен.

14.12.2017 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханы, Дәүләт чыгарылыш имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын уздыру көннәре расланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Традицион йомгаклау имтиханнары өч этапта уза. Сынауны вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытта (сентябрьдә) тапшырып булачак. Вакытыннан алда уза торган Бердәм дәүләт итиханы киләсе елда 21 марттан – 11 апрельгә, төп имтихан 28 майдан – 2 июльгә, ә өстәмә булганы 4-15 сентябрьгә кадәр узачак. 9 нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы шулай ук өч этапта – вакытыннан алда (20 апрельдән – 8 майга кадәр), төп (25 майдан – 29 июньгә кадәр) һәм өстәмә вакытта (4-22 сентябрьгә кадәр) узачак. Шулай ук барлык предметлар буенча имтиханнарга өстәмә резерв көннәр каралган. 

Чыганак:  http://belem.ru/

4  - 10 декабрь көннәрендә бөтенрәсәй «Час кода».акциясе үтә
30.10.2017. Куркынычсыз Интернет кәне
05.10.2017 Укытучылар кәне котлы булсын!

 

01.09.2017 Бүген  - Белем бәйрәме.

 

25.05.2017. Соңгы кыңгырау бәйрәме!
16.04.2017 Астрономия буенча яңа дәреслекләр эшләнгән һәм Россиядә сатуда алар яңа уку елы башланганчы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы, "Просвещение" холдингының нәшрият эшчәнлеге буенча вице-президенты Виктория Копыловага сылтама биреп. Мәктәпләргә астрономияне кайтару - Ольга Васильеваның Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы буларак - беренче мөһим карарларыннан. Мәктәп программасына әлеге предметны кайтару кирәклеген ул 2016 елның 21 сентябрендә матбугат конференциясендә белдерде. Соңрак министр астрономияне киләсе уку елында кертү хакында хәбәр итте. Чыганак:  http://belem.ru/

08.03.2017. 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне белән!

22.02.2017 23 марттан Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бердәм дәүләт имтиханнарының алдан бирү этабы башлана, ул 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.Чыганак:  http://belem.ru/

24.01.2017 2017нче елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләре. Бердәм дәүләт имтиханы ул даими үзгәртелә торган күренеш булырга тиеш түгел. Шуңа да быел әлеге сынауда әллә ни зур яңалыклар көтелми. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында 2017 елда Татарстанда Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру үзенчәлекләренә багышланган Матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Шулай да үзгәрешләр бер дә булмый калмаячак. Укучыларга турыдан-туры кагыла торган яңалыклардан ул тагын 3 фәннән – физика, химия, биологиядән тест өлешләре юк ителүе. Чыганак:  http://belem.ru/

23.01.2017 Февральдә "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлана. "Безнең яңа укытучыбыз" гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза.Чыганак:  http://belem.ru/
03.01.2017 Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды.Чыганак: http:/mon.tatarstan.ru/tat

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010