Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайты

Меню

МОиН РФ

ЕГЭ
Федеральное агенство по образованию РФ
Федеральный портал
ФЦТ
Интернет- педсовет

Компьютер в школе

Мәгариф яңалыклары

  2019 2018 2017 2016 2015 2014 2013 2012 2011 2010

Яңа ел белән!

19.12.2015 Чаллы  социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты  университет статусы алды Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

27.11.2015 2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе 9нчы сыйныфта мәктәп программасын үзләштерү тәмамлангач  мәҗбүри ике фәнне (рус теле һәм математика) һәм билгеләнгән исемлектән сайлап алынган ике фәнне  тапшыруны күздә тота. 2016 елда мәҗбүри фәннәрдән канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр булса  дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшырылган дип саналачак.Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
17.11.2015.2016 елда Математика буенча  халыкара  фәнни-белем бирү үзәкләре Россиянең дүрт шәһәрендә булдырылырга тиеш. 2021 елга кадәр барлыгы мондый алты оешма ачылырга тиеш. Бу хакта Дмитрий Ливанов хәбәр итте. 2016 елда исә әлеге үзәкләр Мәскәү, Петербург, Казан һәм Новосибирск шәһәрләрендә ачылачак. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

05.11.2015. 5 нче ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КХТИ) карамагындагы химия тирәнтен өйрәтелә торган П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар лицей-интернатында Республика фән фестивале уздырыла. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

05.11.2015 5 нче ноябрьдә Татарстанның база мәктәпләре укытучылары өчен диагностик тестлаштыру уздырыла. Аның нәтиҗәләре укытучыларны яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча эшне оештырырга ярдәм итәчәк. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

20.10.2015 17 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы финалы узды. Ярышларда республиканың бөтен районыннан 1,5 мең педагог, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре катнашты.Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

12.10.2015 Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 221 мәктәбеннән 47 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 56 590  шәхси кабинетта сакланган. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

05.10.2015 - Укытучылар көне.

01.09.2015  - Белем бәйрәме

25.08.2015 Россия мәктәпләрендә укытучы-остазлар һәм укытучы-ассистентлар барлыкка килергә мөмкин Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

19.08.2015 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәктәпләргә, 2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачагын хәбәр итеп, хатлар юллаган, дип яза “Российская газета”. Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була. Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

10.08.2015 2015 елның 10-12 августында Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында VI Халыкара укытучылар фестивале уза. Фестивальдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының әйдәп баручы укытучылары, урта һәм һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү учрежденияләре белән актив хезмәттәшлек итүче галимнәр һәм чит ил белгечләре катнаша

Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat

09.05.2015 9 май - Бөек Җиңүгә - 70 ел!

01.05.2015 1 май бәйрәме белән сезне!

30.04.2015 2015 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм, шулай ук, гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен «Яшь программист» XIX Республикакүләм бәйгесе тәмамланды.  Чыганак: https://mon.tatar.ru

15.04.2015 5-10 апрель көннәрендә Архангельскида М.В.Ломоносов исемендәге Төньяк (Арктик) федераль университеты базасында укучыларның информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау өлеше уздырылды. Анда илнең иң яхшы яшь программистлары ачыкланды. Быел олимпиадада Россиянең 44 төбәгеннән 247 бала катнашты. Чыганак: https://mon.tatar.ru

13.04.2015 Бүген Казанның 178нче Мәгариф үзәге базасында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсының финал өлеше старт алды. Һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау сынаулары 13-17 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында уздырыла. Аларда зона этапларында җиңгән 45 укытучы көч сынаша. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурсның зона этапларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 222 укытучы катнашты. Искәртеп үтәбез: былтыр "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулады. Традиция буенча, киләсе конкурс җиңүче шәһәрендә уза. Чыганак: https://mon.tatar.ru

26.03.2015 Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте урта гомуми белем турындагы аттестатны алу өчен рус теле һәм математика буенча имтиханда җыярга кирәк булган минималь балларның билгеле булуын хәбәр итте.Шул рәвешле чыгарылыш сыйныф укучыларына рус теленнән БДИда 24 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан - 27 балл, база дәрәҗәсендәге математикадан - 3 балл (5 баллдан) җыярга кирәк.  Чыганак: https://mon.tatar.ru

16.02.2015 РФ Юстиция министрлыгы 2015 елда БДИ тапшыру вакытын раслаган. Имтиханнарның төп дулкыны 25 майдан башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары география һәм рус әдәбияты буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак. Чыганак: https://mon.tatar.ru

16.01.2015 Иҗади сәләтен эшкә җигеп хезмәт куючы педагогларны кызыксындыру, аларга ярдәм күрсәтү, укытучы һөнәренең абруен үстерү, республиканың мәгариф системасын камилләштерүгә юнәлтелгән перспективалы мәгариф идеяләре һәм аларны гамәлдә куллануны популярлаштыру, педагог һөнәре турында уңай фикер формалаштыруны максат итеп үткәрелә торган “Татарстан Республикасы ел укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы математика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы физика укытучысы – 2015”, “Татарстан Республикасы химия укытучысы – 2015” бәйгеләренең муниципаль этабы 16 февральдән уздырыла башлаячак.Чыганак: https://mon.tatar.ru

2014-2015 нче уку елы Татарстан Республикасы Фән һәм  мәгариф министрлыгы указы белән Физика елы дип игълан ителде

05.01.2015 13-31 гыйнвар көннәрендә укучыларның француз теле, астрономия, география, физика, инглиз теле, химия, сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), рус әдәбияты, информатика, тарих, тормыш иминлеге нигезләре, биология, җәмгыять белеме, физик тәрбия, экономика буенча бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этабы узачак. Чыганак: https://mon.tatar.ru

01.01.2015  Яңа ел белән, дуслар!

 

Besucherzahler ukraine woman
счетчик посещений

Физика һәм информатика укытучысының шәхси сайты© 2010